Казанның Горький шоссесындагы берничә машина катнашындагы аварияне видеога төшергәннәр
Шаһитлар Казанның Горький шоссесында берничә машина катнашында булган юл-транспорт һәлакәтен видеога төшереп алган.
Кадрлардан күренгәнчә, авариядә берничә автомобильгә бераз зыян килгән. Юлда «бөке» хасил булган.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Аккош күле янында «БМВ», «Шевроле» һәм «Лексус» автомобильләре бәрелешкән.
Казанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, авариядә беркем дә зыян күрмәгән.