Камил Сәмигуллин: Рәгаиб кичәсен истән чыгармагыз, Коръән укыгыз, намаз һәм зикер кылыгыз
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Рәгаиб кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать итте. Әлеге текст Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.
«Газиз милләттәшләрем! Бүген кояш баю белән Раҗәб аеның беренче җомгасы керә, ә димәк, дин кардәшләребез Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Рәгаиб кичәсе алдыннан мөхтәрәм Габдулла һәм Әминәнең никахы булган. Шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә Раббыбызның иң зур рәхмәте буларак җибәрелгән соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) дөньяга килгән.
Хактыр ки, тәкъвалы бәндәләр өчен бу төндә күп игелекләр һәм файдалар яшеренгән: аңа хөрмәт күрсәтеп уяу торганнарга Аллаһы Тәгалә күпсанлы әҗер-саваплар бирә.
Шуңа күрә Рәгаиб кичәсен гыйбадәттә һәм тәүбәләр китереп уздырган ихлас мөселманнарның догалары, ин шә Аллаһ, кабул ителер һәм хисапсыз әҗер-савапларга ия булыр.
Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Рәгаиб кичәсен истән чыгармагыз! Коръән укыгыз, намаз һәм зикер кылыгыз, сөекле Пәйгамбәребезгә (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) салаватлар әйтегез. Әлеге фазыйләтле кичә сезгә Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә ярдәм итсен!» диелә хәбәрдә.