Татарстан һәм Башкортстан Муниципалитетлар советы хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Бүген Татарстан һәм Башкортстан Муниципаль берәмлекләр советы муниципаль хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Хәзер советлар җирле үзидарә органнарының эш тәҗрибәсе белән уртаклашыр, җирле үзидарәне үстерү буенча программалар һәм чараларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек итәр дип көтелә.
Чара Казанда узды, документны ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм «Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең идарә рәисе, Башкортстанның Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров имзалады.
Килешү муниципаль хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Аерым алганда, бу – җирле үзидарә органнарының эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, җирле үзидарә өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү һ.б.
«Татарстан һәм Башкортстан Муниципаль берәмлекләр советы тыгыз эшли, үзләренең үсеш тарихы бар, барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәбез, иң мөһиме – безнең муниципаль районнар да үзара бәйләнештә, - дип искәртте Гобәйдуллин. – Һәр төбәк үз күршеләрен һәм коллегаларын үстерүгә зур өлеш кертә. Шунлыктан безгә килгәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Үзара фикер һәм тәҗрибә алмашырбыз дип уйлыйм, өстәвенә, уртак якларыбыз күп».