Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2023

Ленинград камалышыннан исән калган татарлар Татарстанның даими вәкиллегендә кунакта булды

0
Ленинград камалышыннан исән калган татарлар Татарстанның даими вәкиллегендә кунакта булды

«27 гыйнвар - Санкт-Петербург өчен изге дата, бу - Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн. Ул ил язмышында һәм һәрберебез өчен мөһим вакыйга», - диде Ренат Вәлиуллин.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Ленинград камалышыннан исән калган милләттәшләребез – Сания Кильдеева һәм Хәлифә Кугушева белән очрашу булган. Даими вәкил Ренат Вәлиуллин аларга истәлекле бүләкләр тапшырган.

«27 гыйнвар - Санкт-Петербург өчен изге дата, бу - Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн. Камалыш 872 көн дәвам итә, ул ил язмышында һәм һәрберебез өчен мөһим вакыйга. Ленинград өчен көрәш - Икенче Бөтендөнья сугышының мөһим бәрелешләренең берсе, шәһәрне фашисттан азат итү - Бөек Ватан сугышы елларында иң дәвамлы көрәш. Ул шәһәр сакчыларының батырлык һәм фидакярлек символына әйләнде», - диде «Татар-информ»га даими вәкил Ренат Вәлиуллин.

Кунаклар очрашуда истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашкан. «Аларга чын күңелдән тынычлык, иминлек сәламәтлек һәм озын гомер теләдем», - диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле.

1935 елда туган Сания Кильдеева Ленинград камалышында Василий утравының 8нче линиясендә яшәве турында сөйләгән. «Камалыш вакытында башка төшкән авырлык - ачлык иде. Ул көчне алды, хәрәкәтләнү авыр бирелде. Хәтерлим, абый әнидән ашарга сорый иде. 1942 елда гаиләбезне – әнине, абыйны һәм сеңлемне Мордовиянең Агеево авылына эвакуацияләделәр», - дип искә алды ул.

«Авылда балалар, өлкәннәр кырда эшләде, кием-салым текте, яңа һөнәр үзләштерделәр. Әмма барлык эвакуацияләнгән балалар да бу сынауларга түзә алмады. Сугыштан соң кире Ленинградка кайттык. Күп еллар фабрикада, соңрак сәүдә өлкәсендә эшләдем. Ике ул үстердем. Хәзер лаеклы ялда, концертларда актив катнашам, «Шатлык» татар ансамблендә җырлыйм», - диде Сания Кильдеева.

Хәлифә Кугушева 1937 елда туган. Бөек Ватан сугышы башланганда ул әтисе белән Антоненко урамында яшәгән. Ул вакытта аңа 4 яшь булган. «Ленинградта һава тревогасы игълан ителгәч, текә баскычтан бомбадан саклану урынына төштем. 1942 елда Мордовиягә эвакуацияләделәр. Шактый кыенлыклар кичерергә туры килде. Юл авыр һәм куркыныч иде. Кадышево авылына өч атна бардык», - диде ул.

«Авылда бөтен бала эшләде, утын җитмәде, суык иде. Җирле халык азык-төлек белән ярдәм итте. 1946 елның башында гаиләбез белән Ленинградка кайттык. Күп еллар предприятиедә икътисадчы, соңрак хисапчы булып эшләдем. Җәмигъ мәчетендә оештырылган гарәп теле курсларын тәмамладым. Иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнәм», - ди Хәлифә Кугушева.

Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Ленинград камалышына эләккән кешеләрнең башкаларга охшамаган балачагы булган. «Алар башкача фикерли: яхшылык һәм яманлык турында үзгә бер күзаллаулары бар. Ул сабыйлар бертуктаусыз атыш һәм бомба шартлату вакыйгаларын кичергән. Ипигә чират торганнар. Егетләр, салкын булуга карамастан, Невадан чиләкләр белән су ташыганнар», - дип аңлатты.

«Сугышчылар һәм Ленинград халкы зур югалтулар, каһарманлык һәм үз-үзләрен корбан итү бәясе белән шәһәрне саклап калды. Йөзләгән мең көрәшче хөкүмәт бүләгенә лаек булды, 486 кеше Советлар Союзы Герое исемен алды. Безнең вәкиллек инициативасы һәм татар меценатлары ярдәме белән чыгарылган «Книги памяти. Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград» китабында 18 467 татарстанлы, Ленинградны яклап, һәлак булган, шуларның 5 меңгә якыны Пискарев зиратында җирләнгәне турында әйтелә. 161 татар кешесе Советлар Союзы Герое исемен алган», - диде Ренат Вәлиуллин.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Новая попытка азербайджанских вандалов исламизировать армянское культурное наследие в оккупированном Шуши


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Игорь Бутман заявил, что Пугачева ему безразлична, и назвал ее ЖКП




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


WTA

Азаренко вышла в четвертьфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Интернет

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России