Әгерҗедә хакимият бинасында хатынын үтергән ир-атны хөкем итәчәкләр
Татарстанның Әгерҗе районы прокуратурасы хатынын вәхшиләрчә үтергән 61 яшьлек ир-атка карата гаепләү карарын раслады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2022 елның 13 июлендә исерек хәлдәге 61 яшьлек ир-ат район хакимиятенә килгән һәм анда вахтер булып эшләүче хатыны белән ачуланышкан.
Шуннан соң ир-ат өенә кайтып киткән һәм кире әйләнеп килеп, хатынына 28 тапкыр пычак белән кадаган. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, хәзер ул сак астына алынган. Җинаять эше Әгерҗе район суды каравына тапшырылган.