2022 елда Татарстанда салым җинаятьләре буенча ике миллиард сум акча кире кайтарылган
Узган ел Татарстанда салым җинаятьләре буенча ике миллиард сум акчаны кире кайтаруга ирешкәннәр. Шул ук вакытта, соңгы өч елда капланган зыян күләме берничә тапкыр артып, 300 миллионнан ике миллиард сумга җиткән. Татарстан Тикшерү комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Валерий Липский шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, тулаем алганда республикада вазгыять тыныч. Узган ел авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 4 процентка (15 меңнән 14 меңгә кадәр) кимегән.
Ул узган ел ТР Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең биш меңгә якын җинаятьне тикшерүен әйтте.