Башкорт телен саклау һәм үстерү фондына бюджеттан һәр ел 6,3 миллион сум биреләчәк
Моңа кадәр фонд бюджетныкы булмаган чыганаклардан акча алды. Әйтик 2021 елда фонд 8,6 миллион сум күләмендә максатчан кертем алган. Шул ук вакытта, хисаплардан күренгәнчә, бу акчаларның күп өлеше – 4,1 миллион сумы фонд хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә киткән.