Болгар ислам академиясендә Мөхәммәд Ибн Хәсән Әш-Шайбанига багышланган кичә узды
Болгар ислам академиясе китапханәсендә Мөхәммәд ибн Хәсән Әш-Шайбанига (исламны өйрәнгән күрнекле галим) багышланган кичә узды. Бу чара Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең укыту-мәгариф эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе, академиянең теология кафедрасы магистранты Искәндәр Холов тәкъдиме белән оештырылды.
Кичә түгәрәк өстәл форматында узды. Анда теология кафедрасының 1 һәм 2 курс магистрантлары, шулай ук Академия хезмәткәрләре катнашты. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Очрашуның модераторы Искәндәр Холов сүзләренчә, мондый чараларның төп идеясе – мөселман дин әһелләре мирасын өйрәнү алымнарын камилләштерү.
Чара барышында Мөхәммәд ибн Хәсән Әш-Шайбаниның кайбер хезмәтләре тәкъдим ителде, алар хәнәфи мәзһәбе методологиясенә һәм ислам хокукый фикерен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Галим үзенең гомерен ислам хокукы нормаларын кодификацияләү эшенә багышлаган, диелә хәбәрдә.