«Ак Барс»ның иң тугры җанатары Хәдичә Шәйдуллинага 103 яшь тулды
«Ак Барс» хоккей клубының иң тугры җанатары Хәдичә Шәйдуллинага 103 яшь тулды. Гомеренң 67 елын, Казан командасы оешканнан бирле, ул хоккей клубның җанатары һәм бер генә матчны да калдырмый.
Хәдичә Шәйдуллина аренага йөрми, яраткан командасының уеннарын телевизордан карый. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Команданың кадерле фанатын туган көне белән котларга «Ак барс» капитаны Данис Зарипов килгән. Әлеге вакыйганы ТНВ каналы төшергән.