Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз мунчада ис тиеп үлгән
Татарстанның Азнакай районы Актүбә бистәсендә кичә көн уртасында фаҗига булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Утын белән ягыла торган шәхси мунчада 63 яшьлек хатын-кыз һәм 78 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар. Аларның икесенә ис тигән.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.