Лисичанскида авыр хәлдә калган кешеләргә кайнар аш ашатучы Рөстәм Гатин Чаллыга кайта
Чаллы эшмәкәре, «Приют человека» хәйрия проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин февральдә янә Чаллыга кайтачак. Бу хакта «Дарим тепло» солдатларга оекбашлар бәйләүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Светлана Карпова хәбәр итте. Алар Рөстәм Гатин белән тыгыз элемтәдә тора. Аның аша солдатларга капчык-капчык бәйләнгән оекбаш, бияләй, снудлар җибәрәләр.
Искәртик, Рөстәм Гатин үз теләге белән октябрьдә Лисичанскига китте. Ул дуслары белән авыр хәлдә калган кешеләргә кайнар аш ашата. Моннан тыш, солдатлар турында да онытмый. Чаллы кул осталары бәйләп җибәргән оекбашларны хәрбиләргә тарата. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
«Татарстаннан. Чаллы әбиләре, хатын-кызлары бәйләгән оекбашлар. Аякларыгызны да, күңелләрезне дә җылытсын», - ди ул.
Моннан алда ул бер хәрби белән Чаллы кул осталарына рәхмәтләрен җиткереп видеоязма да җибәргән иде.
Оекбаш бәйләүчеләр хезмәтләренең нәтиҗәсен күргәч сөенә.