Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2023

Төмәндә танылган шагыйрь, «Әдәби Төмән» берләшмәсе әгъзасы Фәрит Ермышев вафат

0
Төмәндә танылган шагыйрь, «Әдәби Төмән» берләшмәсе әгъзасы Фәрит Ермышев вафат

Төмәннең «Яңарыш» газетасы 19 январь көнне өлкәдә танылган талантлы шагыйрь, берничә җыр авторы, газетаның якын дусты, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенең хөрмәтле әгъзасы, хезмәт ветераны Фәрит Нәриман улы Ермышев вафат булуын хәбәр итте.

Фәрит Нәриман улы 1951 нче елның 25 августында Тубыл районы Күкрәнде авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе – Хәбибә Хафиз кызы гомер буе Күкрәнде мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына төпле белем бирә.

Әтисе Нәриман Зәйнетдин улы шулай ук укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, кызганычка, сугыш яраларыннан төзәлә алмыйча, 1961 нче елда вафат була. Хәбибә Хафиз кызы 3 баланы ялгызы гына үстереп, аларга яхшы тәрбия бирә, югары белем алырга ярдәм итә.

Фәрит Нәриман улы 1967 нче елда авыл сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, урта белемне Байкал мәктәбендә ала. Имтиханнарын уңышлы биргәннән соң, Тубыл педагогия институтына укырга керә. 1975 нче елда физика укытучысы таныклыгына ия булгач, башта мәктәптә укыта, аннары 1980 нче елда Төмән шәһәренә күчеп килә. 6 ел СибНИИНП оешмасында инженер-геофизик булып эшли, күңеле исәпләү техникасына тарту сәбәпле, ул «Алгоритм» оешмасына эшләргә күчә. Биредә вакытында бик абруйлы дип саналган электрон исәпләү машинасының бердәм системасы буенча инженер-электрончысы һөнәрен махсус рәвештә үзләштерә. Ә 1997 нче елда салым органнарына хезмәткә күчә. Монда ул карьера баскычыннан, гади белгеч буларак башлап, мәгълүмат системалары бүлеге начальнигы урынбасарына хәтле күтәрелә. Фидакарь хезмәте өчен Фәрит Нәриман улы күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга.

Фәрит Ермышевның поэзиягә булган мәхәббәте туган мәктәбендә укыган елларда ук сизелә башлый. Туган тел укытучысы Сара апа Ермышева шигырь язу тәртибен өйрәткәннән соң, өй эше итеп шигырь язып килергә кушса, класста һәрвакыт иң яхшысы аныкы була. Бу шөгылен ул лаеклы ялга чыккач дәвам иттерде. Аның туган авылы Күкрәнде, шулай ук күңеленә якын булган Ләчек, Олы Кундан авылларына, ул як табигатенә, якташларына, укытучыларына булган мәхәббәте белән сугарылган матур эчтәлекле, тулы рифмалы шигырьләрен якташларыбыз «Яңарыш» газетасында укып, танышып тордылар. Бик тыйнак, сабыр холыклы Фәрит абый һәр шигырен зур җаваплылык белән, шигырь язу таләпләренә таянып, «иләктән» берничә кат үткәреп, тикшермичә читкә чыгармады. Шуңа да аның шигырьләр саны аз, әмма аларның һәрберсе укучысының күңел түренә кереп, мәңгегә оялый. Аның берничә шигыренә Әмир Хәлидов көй язды, бүгенге көндә ул җырларны җирле җырчыларыбыз сәхнәдән яратып башкаралар һәм, һичшиксез, әле яңалары да яңгырар!

Фәрит Нәриман улының вакытсыз дөньядан китүе сәбәпле, сеңелесе Наилә Нәриман кызының һәм барлык туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Фәрит Нәриман улының иманы юлдаш булсын, кабере якты, киң, урыны мәңге оҗмахта булсын дигән теләктә калабыз, диелә «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм «Якташ» иҗтимагый оешмасы исеменнән язылган мәкаләдә.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

В мире могут закрыть поставки из Китая. «Святой Ленин» на встрече В.В. Путина и Си Цзиньпина повышает качество жизни народам России, Китая, всего мира.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: в ТиНАО создадут новые управы районов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Фрэнк Синатра

Обвиненный в серии изнасилований Кевин Спейси может сыграть Фрэнка Синатру




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»

Семьи из Подмосковья поборются за выход в финал конкурса «Это у нас семейное»


Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

Derrick Lewis scores vicious knockout, moons crowd at UFC St. Louis 



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России