Республика кан үзәгендә хәйрия акциясе уздырылачак
1 һәм 2 февральдә Казанда ел саен уздырыла торган «Андрей» хәйрия акциясе узачак. Шәһәр халкын Республика кан үзәгендә кабул итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кан тапшыру 8:00 дән 12:00 гә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча үткәреләчәк. Акция онкопациентларга ярдәм итү буенча «Мы вместе – Без бергә» төбәкара автоном коммерцияле булмаган оешма катнашында узачак, дип хәбәр итә Республика кан үзәге матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, акциянең инициаторы – Алла Протас, аның ире паллиатив пациент булган. Әлеге чара аның истәлегенә һәм кан доноры ярдәм иткән һәм аңа хәзер мохтаҗ булган кешеләр өчен оештырыла, диелә хәбәрдә.