Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә балалар арасында намаз уку буенча районкүләм бәйге узды
29 гыйнварда, Яңа Чишмә мөхтәсибәтендәге Үзәк мәчеттә балалар арасында намаз уку буенча районкүләм бәйге узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге алдыннан Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Ашрапов, катнашучыларны сәламләп, чараның максатлары белән таныштыра. Ә Яңа Чишмә Үзәк мәчете имамы Раил хәзрәт Фәгыйзов бәйгенең тәртибе турында сөйләп үтә.
Бәйгедә районның Зирекле, Әдәмсә, Шахмай Акъяр, Тубылгы Тау, Яңа Чишмә авылларыннан килгән балалар катнаша. Малайларның намаз уку тәртибен Зирекле имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов, Бакташ авылы имамы Хамис хәзрәт Фәттахов, Аксакаллар Шурасы җитәкчесе Раиф хәзрәт Мохтаровтан торган мөхтәрәм жюри бәяли. Ә кыз балаларның белем-күнекмәләрен Тубылгы Тау авылыннан мөгаллимә Гөлшат Фәгыйзов, Камилә Әшрәпова, Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, мөгаллимә Рамилә Вәлиуллина тикшерә.
Җиңүчеләр исемлеге:
8-10 яшьлек кызлар арасында
1 урын – Гыйбадуллина Мәдинә (Тубылгы Тау авылы)
2 урын – Камалетдинова Зәйнәп (Яңа Чишмә авылы)
3 урын – Тухбәева Әмирә (Әдәмсә авылы)
11-14 яшьлек кызлар арасында
1 урын – Габетдинова Сәрия (Зирекле авылы)
2 урын – Миначева Ләйсән (Тубылгы Тау)
3 урын – Гимадиева Әминә (Зирекле авылы)
8-10 яшьлек малайлар арасында:
1 урын – Камалетдинов Инсаф (Яңа Чишмә авылы)
2 урын – Галимов Кәрим (Шахмай авылы)
11-14 яшьлекләр арасында малайлар арасында:
1 урын – Вагизов Әнвәр (Зирекле авылы)
2 урын – Сөләйманов Салих (Зирекле авылы)
3 урын – Риванов Раяз (Шахмай авылы)
Балалар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук һәр авыл имамы балаларга бүләк тапшырды, диелә хәбәрдә.