Казанда укучы бала мәктәптә петарда шартлаткан, ике ашыгыч ярдәм бригадасы килгән
Казанның Ш.Усманов урамындагы мәктәптә дәрес вакытында петарда шартлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, 5 сыйныф укучысы сыйныфташлары алдында мактану өчен дәрескә петарда алып килгән һәм аны шартлаткан.
Мәктәпкә ике ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Укучыларны хастаханәгә алып китәргә туры килмәгән.
Полицейскийлар бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.