Ирада Əюпова дәүләт оешмалары җитәкчеләрен уйламыйча сәхнә бирүдән кисәтте
Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрен уйламыйча гына сәхнә бирүдән кисәтте.
«Чөнки сәхнәгездән алып барылган программалар өчен җаваплылык сезнең өстә кала», - диде ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ясаган докладында.
Ирада Əюпованың бу кисәтүе «Пушкин картасы» илкүләм проекты мәсьәләсенә кагыла. «Əлеге проект, барыннан да элек, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Аерым коммерция оешмалары һәм башкаручыларның мөмкинлекләрдән файдаланып акча гына эшләү омтылышларына чик куелырга тиеш», диде ул.
Коллегия утырышы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казан Экспо» залында уза.