Апаста волонтерлар яралыларны коткару өчен носилкалар тегә
Татарстанда «Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы эшли. Апас районында эш «Алга» яшүсмерләр клубының «Уңган килен» бүлмәсендә оешкан. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
«Махсус хәрби операция барышында бик кирәкле булган носилкалар җитештерү бүгенге көндә республиканың җиде районында башкарыла. Шулар арасында Апас районы да бар. Кеше гомеренә, исәнлегенә битараф булмаган райондашлар үз өлешен кертә. Ярдәм итәргә теләүчеләр волонтерлар сафын тулыландыра ала», - диде «Алга» клубы җитәкчесе Илдар Салаватов.
«Носилканы җыябыз, аннан тегәргә кирәк. Шуңа күрә дә, үзебезнең янга тегүчеләрне чакырабыз. Теләге булганнарны әлеге эшкә өйрәтәбез. «Фәрештәнең алтын куллары» хәрәкәте тарафыннан тегү өчен тукымалар килә. Тегү машинасы бирделәр. Бердәм булып, бергә эшләсәк иде», - ди Апаста яшәүче Сания апа Сафиуллина.
Аграр көллият студенты Фәнил Фәизов тегү эшенә яшүсмерләр клубына килгәч өйрәнгән. Ул да волонтер буларак, изге эшкә бик теләп өлеш кертә.
«Булышырга үз теләгем һәм укытучыларым тәкъдиме белән килдем. Хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә без теккән носилкаларның файдасы тисен иде. Көн саен киләбез», - ди ул.