Уфа «Нур» театрының балалар мәктәп-студиясендә калфак һәм түбәтәй тегү остаханәләре узды
Уфа «Нур» татар дәүләт театрының балалар мәктәп-студиясендә икенче ел татар төркеме эшләп килә. Педагоглар, балаларга сәхнә серләрен чишүдән тыш, аларны милләтнең лаеклы ул-кызлары итеп үстерү өстендә дә зур эш алып бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Студиягә йөрүчеләр төрле чараларда катнашып, милли гореф-гадәтләр белән таныша. Аерым алганда, шушы көннәрдә студиянең татар төркемендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның ата-аналары өчен калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресләре узган.
Милли баш киемен тегү серләре белән Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» оешмасы вәкиле Рима Әминова уртаклашкан. Чараны оештыручы – студия педагогы Айгөл Юлъякшина. Мондый дәресләрне театрда алга таба да оештырырга ниятлиләр, диелә хәбәрдә.