Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2023

Төмәннең Тубыл районында «Кышкы моңнар» балалар милли иҗаты бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0
Төмәннең Тубыл районында «Кышкы моңнар» балалар милли иҗаты бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Төмәннең «Яңарыш» газетасында  Тубыл районының татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе җитәкчесе Тәнзилә Тимканованың «Кышкы моңнар» дигән язмасы чыкты.

Декабрь аенда Тубыл районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган, ел саен үткәрелә торган «Кышкы моңнар» VI район балалар милли иҗаты бәйгесе узды. Бәйгенең максаты - туган телне һәм татар мәдәниятен популярлаштыру, халык традицияләрен саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү өчен шартлар тудыру, яңа талантларны, үзешчән коллективларны ачыклау.

Елдан-ел бәйге популярлаша бара һәм катнашучылар саны арта. Конкурска районның 10 мәктәбеннән 50гә якын яшь талант җыелган иде. Бу бәйге үз исемен аклады, «Кышкы моңнар» чыннан да матур вакыйга булды. Бәйге бәйрәмгә әйләнде: милли костюмнар, дәртле җырлар һәм биюләр, балаларның янып торган күзләре – болар барысы да иҗади эш атмосферасы тудырды. Катнашучылар бер-берсенә уңай хис-тойгылар, тылсымлы атмосфера бүләк иттеләр! Чыгышлар күп булуга карамастан, бер тында узды, тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны күзәттеләр, яшь артистларга көчле алкышлар һәм бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Бәйгене оста алып баручылар - Гүзәл Колмәмәтова (нигез салучы) һәм Эльвира Лазерева барысын да сокландырдылар. Кыш бабай (Шамил Колмәмәтов, Санниково авылыннан) һәм Кар кызы Яңа ел атмосферасын булдырырга ярдәм иттеләр. Балаларны Убырлы карчык (Тәнзилә Мөхәммәт кызы), Шүрәле (Рузилә Әмирхан кызы) көлдерделәр. Кыш Бабай һәр катнашучы белән туган телдә аралашты һәм бүләкләр бирде.

Балалар вокал-хор, хореография, нәфис сүз, декоратив-гамәли иҗат, сынлы иҗат номинацияләре буенча ярыштылар.

Урта яшьлекләр төркемендә «Вокал-хор иҗаты» номинациясендә 1 урынны Түбән Әремзән мәктәбе укучылары алдылар. 2 урын Күкрәнде мәктәбенә һәм 3 урын Вәчир урта мәктәбе укучыларына бирелде.

Кече төркемдә «Вокал (соло)» номинациясендә 1 урынны Хуҗайлан башлангыч мәктәбеннән Айдар Рузеев яулады, 2 урын - Алмаз Колмәмәтовка (Санниково мәктәбе), 3 урын – Милена Уразовага (Полуяново мәктәбе) бирелде.

Зурлар төркемендә 1 урынга Овсянниково мәктәбе укучысы Даниэль Быков «Яңа ел - Кыш бабай белан бергә» дигән җыры белән лаек булды. Юлиана Уразова (Вәчир мәктәбе) - 2 урын, Зөһрә Назыйрова 3 урынны яуладылар. Кыш бабайның махсус бүләге Түбән Әремзән авылыннан Ислам Мөхәммәтуллинга тапшырылды.

«Нәфис сүз» номинациясендә катнашучыларга да дулкынландыргыч һәм бер үк вакытта шатлыклы минутлар кичерергә туры килде. Кече яшьлекләрдә 1 урынны - Радмила Кучумова (Полуяново мәктәбе), 2 урынны - Фәридә Базарова ( Хуҗайлан мәктәбе), 3 урынны - Максим Мельзин Түбән Әремзән мәктәбе) алдылар. Урта яшьлекләр төркемендә 1 урынны - Линар Тимканов (Хуҗайлан), 2 урынны - Ләйлә Фазыйлова (Вәчир), 3 урынны Эмилия Рәхимова (Лаемтамак); 14-18 яшьлек балалар арасында 1 урынны Лаемтамак мәктәбеннән Рәзил Мәмәтгалиев яулады. Декоратив-иҗат күргәзмәсе һәрвакыттагыча сокландырды. Биредә Ранис Рябиков (Лаемтамак), Линар Тимканов (Хуҗайлан), София Чиркова (Санниково), Никита Янгучинның (Полуяново) кул эшләренә тиңнәр табылмады.

«Сынлы иҗат» номанациясендә Камал Гафуров (Лаемтамак), Ләйлә Булатова (Түбән Әремзән), Алсу Тимканова (Хуҗайлан), Рузилә Мөслимова (Полуяново), Дарья Рябцева (Түбән Әремзән), Зөлфинә Мәмәтова (Вәчир) мактауга лаек булдылар.

Бәйгедән соң укучылар, катнашучылар бик теләп Кыш бабай белән бергә халык уеннарын уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Барлык җиңүчеләр дипломнар, бүләкләр, катнашучы сертификатлары алдылар.

Мондый бәйрәм-бәйгеләр балалар хәтерендә озак сакланып кала һәм толерантлык, башка халыкларга, аларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата дустанә һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә зур ярдәм була.

 





Губернаторы России
Москва

Собянин анонсировал большую летнюю спортивную программу





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» спасает население от борьбы с перенаселением, 2 серия, СЕРЬЁЗНЫЙ НОВОСТНОЙ СЕРИАЛ.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: На юге Москвы в этом году благоустроят четыре зеленые зоны



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Рита Дакота заявила, что лицо покрылось прыщами после совета косметолога




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сделано в СССР. Первое историческое ралли в Москве стартует 2 июня

ЦСКА разорвал дистанцию // Армейцы увеличили преимущество в финальной серии Единой лиги ВТБ

ТАСС: Паралимпийский комитет России провел урок и мастер-классы для участников СВО


Ролан Гаррос

Соболенко победила на старте открытого чемпионата Франции по теннису



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Адвокатам Навального продлили арест



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России