Марат Хөснуллин Татарстанда Шәле-Баулы түләүле юлын озынайту мөмкинлеге турында әйтте
Татарстанда бюджеттан тыш чыганакларны файдаланган очракта, Шәле (М7) - Баулы (М5) түләүле автомобиль юлы озынайтылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
«Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов], без сезнең белән бу юлны озынайту һәм М5 белән М7 трассаларын тулысынча тоташтыру мөмкинлеге турында сөйләштек. Әйдәгез, бюджеттан тыш чыганакларны исәпкә алып, бу трассаны да эшкә алу бурычын куябыз», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президентына вице-премьер.
Дәүләт-хосусый партнерлык транспорт коридорларын үстерүгә зур өлеш кертә, диде Хөснуллин. «Бу - илнең икътисади үсеше өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра торган Шәле-Баулы кебек проектларны гамәлгә ашыру», - диде ул.
Төбәк һәм бюджеттан тыш чаралар катнашындагы проектлар алга таба да федераль дәрәҗәдә хупланачак, дип ышандырды РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.