2023 елда Татарстанда 585 миллион сумга 8 яңа спорт объекты төзергә җыеналар
«Спорт - тормыш нормасы» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда биш елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 10 процентка артты һәм бүген 57,8 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Арча, Алексеевск һәм Спас районнары алдынгылар рәтендә тора, аларда даими рәвештә 63 проценттан артык кеше спорт белән шөгыльләнә.
Мондый күрсәткечләргә күп очракта яңа объектлар төзү хисабына ирешелә. Быел илкүләм проект буенча республикада сигез яңа спорт объекты - 4 футбол манежы һәм 4 универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Аларның төзелеше өчен 585,75 млн сум сарыф ителәчәк.
Узган елда универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы буенча 6 ябык футбол манежы, 3 универсаль спорт мәйданчыгы һәм бер блоклы модульле чаңгы базасы төзелде.
«Спорт - тормыш нормасы» һәм «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проектлары буенча Алексеевск районында боз сарае төзелде, Казанда «акыллы» спорт мәйданчыгы һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 6 мәйданчык җиһазланды. Моннан тыш, Васильевода модульле спорт залы һәм Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыгы булдыру өчен җиһазлар куелды, спорт җиһазлары, экипировка һәм инвентарь сатып алынды.
Моннан тыш, 2020 елдан башлап Татарстанда спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Аның буенча өч елда 67 спорт объектында капиталь ремонт үткәрелде, ә быел тагын 15 объектны яңарту планлаштырыла.
Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.