Рульгә исерек килеш утырган ир-ат полицейскийга акча хисабына беркетмәне юк итәргә кушкан
Автоинспекторлар юлда Nissan автомобиле белән идарә итүче Мамадыш кешесен туктаткан һәм аның исерек булуын ачыклаган. Аңа карата беркетмә тутырганнар.
Соңрак әлеге ир-ат полиция бүлеге янында, беркетмәне юк иткән очракта, җитәкчегә 50 мең сум акча бирәчәген әйткән. Тәртип сакчысы моннан баш тарткан һәм барысы хакында да кизү частенә сөйләп биргән. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий агентлыкка шулай дип белдерде.
Хәзер ир-атка карата полицейскийны үз ягына аударырга тырышкан өчен җинаять җаваплылыгы яный. Ул үз гаебен тулысынча таныган.