Рөстәм Миңнеханов Red Square Сhapter Russia мотоклубы директоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Red Square Chapter Russia мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган очрашуда уртак проектлар турында фикер алыштылар һәм алга таба хезмәттәшлек перспективалары бәяләнде.
Чарада шулай ук республиканың вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов катнашты.