Исмет Эрикан Төркиядә җир тетрәү турында: Яраланганнарның тизрәк савыгуларын телим
Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан ватандашларына һәм туган иленә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде, анда бүген ике көчле җир тетрәү булды.
«Бу бик авыр, бик куркыныч хәл. Иртән без Татарстан Республикасы Рәисеннән [Рөстәм Миңнеханов] Төркия Президенты [Рәҗәп Тайип Эрдоган] адресына кайгы уртаклашу алдык. Безнең халык исеменнән зур рәхмәт.
1999 елда, Төркиядә җир тетрәгән ул вакытта, мин үз илемдә идем һәм, вакыйга үзәгеннән ерак булсам да, аны барыбер тойдым. Әлбәттә, бу бәла-каза кешеләрне бик куркыта. Бик авыр хәл, бигрәк тә аның белән очрашкан кешеләр өчен. Мин халкымның кайгысын уртаклашам һәм һәлак булганнарга Аллаһ шәфкате, ә яраланганнарның барысының да тизрәк савыгуларын телим. Төрекләр - бөек милләт, без моны җиңеп чыгарбыз. Төркиянең дәүләт органнары һәм барлык структуралары тиешле ярдәм күрсәтә: без яралыларны һәм зыян күрүчеләрне кайгыртачакбыз, аларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде Исмет Эрикан «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.
Исегезгә төшерәбез, Төркиядә җир тетрәү вакытында 10 зур шәһәр зыян күрде, 1800дән артык бина җимерелде.