Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның К5 буынында беренче йөк машинасын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграмдагы үзенең каналында яңартылган КАМАЗ-54901 йөк машинасының фотосурәтен урнаштырган. Искәртеп узабыз, автогигант соңгы буын локальләштерелгән автомобильләр җитештерүне февраль аенда яңадан башлап җибәрергә карар кылган иде.
«КАМАЗ»да К5 буынының беренче яңартылган КАМАЗ-54901 магистраль йөк машинасын җыйдылар. Бу айга булган планда – Россиядә һәм дустанә мөнәсәбәтләрдә булган илләрдә, локальләштерелгән компонентлар кулланып, 70 шундый машина җыю», – дип белдерде республика җитәкчесе.
Компаниядә алдан билгеләп үтелгәнчә, бу айда автомобиль заводында 272 данә КАМАЗ-54901 йөк машинасы җыелачак, шуларның җитмештән артыгы локальләштерелгән булачак.