Казахстанның көньягында 5,4 магнитудалы җир тетрәү булган
Казахстанның көньягында 5,4 магнитудалы җир тетрәү булган. Кайбер торак пунктларда яшәүчеләр 2-3 баллы җир асты тетрәүләрен сизгән. Бу хакта Казахстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сейсмологик тәҗрибә-методик экспедициясенә сылтама белән РИА Новости яза.
«Җир тетрәү үзәге Казахстан территориясендә Алмата шәһәреннән 628 км көнбатышта урнашкан. Җир тетрәүнең энергетик классы – 11.7. Магнитудасы – Mpv 5.4. Тирәнлеге – 5 км», – диелгән сейсмологлар докладында.
Мәскәү вакыты белән 16.02 сәгатьтә җир асты этәргече теркәлгән: аларның көче Тараз шәһәрендә – 2-3 балл, Шымкентта – 2-3 балл, Темирлан бистәсендә – МЅК-64 шкаласы буенча 3 балл.