Мәрьям Солтанова исемендәге клубта чираттагы очрашу онлайн лекция форматында үтәчәк
8 февраль көнне Мәрьям Солтанова исемендәге клубта чираттагы очрашу онлайн лекция форматында үтәчәк. Лекциянең темасы: «Идегәй – дастанда һәм тарихта».
Спикер – тарих фәннәре кандидаты, Ш Мәрҗани исемендәге тарих институтының М. Усманов исемендәге Алтын Урданы һәи татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең җитәкчесе Илнур Миргалиев. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Очрашу сәгать 18.00 башлана.