Төркиядә тагын җир тетрәгән
Төркиянең үзәк өлешендә 4,8 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Европа-Урта диңгез сейсмология үзәгенә (EMSC) сылтама белән хәбәр итә.
Җир тетрәү җирле вакыт белән 10.48 сәгатьтә 376 мең кеше яшәгән Кахраманмараш шәһәреннән 85 чакрым төньяк-көнбатышта теркәлгән.
6 февраль иртәсендә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 магнитудалы җир тетрәү булган иде. Ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ул 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды дип белдерде. Дүшәмбе көндез 7,6 магнитудалы тагын бер җир тетрәү теркәлде. Соңгы мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар саны – 6234, яраланучылар 37 011 кешегә җиткән.