Төркиядә җир тетрәү корбаннарының саны 7 меңгә якынлашты
Төркиядәге җир тетрәү нәтиҗәсендә 6957 кеше һәлак булган, 38 меңнән артыгы яраланган һәм төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Төркиянең Бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта 6 957 кеше һәлак булган, 38 224 кеше яраланган», - диелә ведомство хәбәрендә.
6 февраль иртәсендә Кахраманмараш провинциясендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган ул 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды дип белдерде. Соңрак сейсмологлар өч дистә афтершок, көн уртасында тагын 7,7 магнитудалы көчле җир асты селкенүләрен теркәде.
Россия Президенты Владимир Путин җир тетрәүдән зыян күргән Төркия һәм Сүрия лидерлары – Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Әсәдкә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуы хакында белдерде. Шул көнне кич коткаручылар утырган беренче очкыч Төркиягә юл тотты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәткә табигый бәла-казадан зыян күргән Төркия кешеләре өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга күрсәтмә бирүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.