Курган өлкәсендә «Уйна, гармун!» татар гармунчылары фестивале узачак
Курган өлкәсе Халык иҗаты йорты «Урал арты татарлары» Курган төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үзешчәннәр арасында «Уйна, гармун!» татар гармунчылары фестивален үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль 11 февральдә 11.00 сәгатьтә Курган өлкәсе Шатрово муниципаль округының Кызылбай авылы мәдәният йортында узачак.
Теләгән һәркем татар халкының фольклор традицияләре белән таныша һәм бәйгедә катнаша ала, диелә хәбәрдә.