Әлмәт районы Татарстан районнарының үсеш рейтингында беренче урынны алды
Әлмәт районы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш рейтингында беренче урынны яулады. Кичә ТР Икътисад министрлыгы гыйнвар – декабрь өчен якынча мәгълүматларны бастырып чыгарды. Балтач районы соңгы, 45нче баскычта урнашкан.
Рейтинг якынча мәгълүматлардан чыгып төзелгән, чөнки интеграль күрсәткечләрне билгеләгәндә ведомство төп капиталга инвестицияләр (бюджет акчаларыннан тыш) һәм 2022 елның гыйнвар – сентябре өчен өстәмә кыйммәткә бәйле мәгълүматлардан файдаланган.
Рейтингның беренче өчлегенә шулай ук Лаеш районы (икенче урын) һәм Казан шәһәре (өченче) дә кергән. Искәртеп узабыз, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы – беренче, Лаеш районы – икенче, Әлмәт районы өченче урынны яулаган иде.
Социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы 10 муниципаль берәмлек арасына шулай ук Тукай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Алабуга, Питрәч районнары һәм Чаллы шәһәре (сигезенче урын) кергән.
Спас, Теләче, Әгерҗе, Арча һәм Чүпрәле районнары – аутсайдерлар рәтендә.