Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 8,5 меңнән артып киткән
Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган көчле җир тетрәү корбаннарының саны 8,5 меңнән артып киткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Кызганыч ки, һәлак булучылар саны артуын дәвам итә, хәзерге вакытта ул 8 574 кешегә җитте, 49 133 кеше яраланган», - диде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган. Ул җир тетрәүдән зыян күргән Кахраманмараш шәһәренә килде.