Синоптиклар Татарстанда буран, кар һәм -14 градуска кадәр салкын фаразлый
Иртәгә, 9 февральдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә кар явачак, ә аерым районнарда буран фаразлана. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез дә бераз кар явачак. Моннан тыш, төньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы -9.. -14 градус, ә көндез -2..-7 градус булачак.