Яшел Үзән авыллары хатын-кызлары бергә җыелып маскировкалау челтәре үргән
Яшел Үзәннең Норлат авылы «Ак калфак» оешмасының хатын-кызларына ярдәмгә Бакырчы авылыннан килделәр. Ике авыл хатын-кызлары догалар укып, җырлар җырлап, дөнья хәлләрен сөйләшеп, маскировкалау челтәре үрде, блиндаж шәмнәре ясады. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.
«Бик жылы атмосферада узды әлеге кич утыру», - дип сөйләде Роза Ягудина.