Минзәлә төбәгендә Роберт Шәймәрданов исемендәге балалар театрлары фестивале оештырыла
Минзәлә һәм аның күрше-тирә районнарын колачлаган балалар театрлары фестивале эшли башлаячак.
«Татарның алда торган бурычларының берсе – коллектив белән 30 елга якын җитәкчелек иткән Роберт Шәймәрданов исемен мәңгеләштерү. Мөслимдә туып үскән егет гомерен Минзәлә театрына багышлаган, театр сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес. Без аның исемендәге Балалар театрлары фестивален оештырабыз – нигезләмәсе эшләнә», диде Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.
«Без аны Минзәлә районы күләмендә генә түгел, якын-тирә татар районнары белән башлыйсыбыз килә. Без биш районны күздә тотабыз – Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай районнары», дип дәвам итте ул.
Театр фестивальнең беренчесен үз көче белән башкарып чыкса, алга таба Мәдәният министрлыгы планына кертү мөмкинлеге күзаллана.
Илнур Гайниев 2022 ел азагының театр өчен тетрәндергеч кайгылы булуын искәртте. «Театрыбызны озак еллар җитәкләгән Роберт Шәйхел улы 60 яшьлек юбилеена төгәл бер ай кала арабыздан китеп барды. Бу гел көтелмәгән хәл булды. Вафатына бер атна кала ул театрга килеп, озаклап сөйләшеп утырдык. Аның юбилеена чакырыласы кунаклар исемлегенә кадәр төзегән идек», дип искә алды театр директоры.