Рөстәм Миңнеханов: Быел 11 мәктәп һәм 4 балалар бакчасы төзергә планлаштырабыз
Соңгы ун елда Татарстанда 40 мең урынга исәпләнгән 253 балалар бакчасы һәм 48 мең урынга исәпләнгән 76 мәктәп төзелде. Быел тагын 11 мәктәп һәм 4 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.
«Шул исәптән федераль ярдәм белән бу объектлар заман таләпләренә җавап бирә һәм заманча җиһазландырылган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзегәндә, без кабат кулланыла торган проектларны файдаланабыз. Бу минималь чыгым белән сыйфатлы объектлар төзергә мөмкинлек бирә», - диде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов шулай ук республиканың тагын бер яхшы тәҗрибәсе - сәләтле яшьләрне ачыкларга мөмкинлек бирә торган Талантлар университеты турында сөйләде. Мисал өчен, республикада узган ел 237 укучы бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды. Татарстан бу күрсәткеч буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны алды. «Хәзерге вакытта бу тәҗрибә безнең илнең биш төбәгендә кертелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.