Рөстәм Миңнеханов: Татарстан кешеләренең гомер озынлыгы өч елдан күбрәккә артты
Татарстанда узган елда гражданнарның гомер озынлыгы өч елдан күбрәккә артты һәм 74,58 ел булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтү советы утырышында хәбәр итте. Утырышта Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.
«Республикада гамәлгә ашырыла торган барлык чаралар гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән», - диде Татарстан Рәисе.
Илкүләм рейтинг кысаларында Татарстанның инвестицион климат торышы гадәттәгечә Россия төбәкләре арасындагы лидерлар өчлегенә керә, диде Рөстәм Миңнеханов. Гражданнарны борчыган проблемалы мәсьәләләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә торган тормыш сыйфаты рейтингы да нәтиҗәле инструмент булды, дип белдерде ул.
«Рейтингта табибларның административ эше күп булуы гадел билгеләнгән. Республикада ул 59 процент тәшкил итә. Бу проблеманы хәл итү өчен Республика клиник хастаханәсе базасында медицина ярдәменең сыйфат системасы һәм мәгълүматлаштыру стандартлары кертелде», - диде Татарстан Рәисе.
Системаны гамәлгә кертү табиб карарларын кабул итү вакытын өч тапкыр киметергә һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирде, дип ачыклык кертте ул. «Әлеге проектны башка медицина учреждениеләрендә дә таратырга планлаштырабыз», - диде Миңнеханов.