Мортаза Рәхимовны җирләр өчен Уфадагы тарихи зиратта дистәгә якын кабер юк ителгән
Уфаның мөселман зиратында Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны җирләр өчен дистәгә якын иске каберне җир белән тигезләгәннәр. Рәхимов каберенә илткән юлда 2 метр киңлектә яңа сукмак салынган. Төбәкне өйрәнүчеләр, активистлар зираттагы каберләрнең төгәл реестрын булдырырга чакыра.