Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 17,1 мең кешегә җитте
6 февральдә Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 17,1 мең кешегә җитте
Соңгы белешмә буенча, биредә 17134 кеше һәлак булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы яза.
Төркия хакимияте хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр саны 70 347 кешегә җиткән.
Исегезгә төшерәбез, 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренчә, ул 1939 елдан бирле иң көчлесе.