Түбән Кама районында илкүләм проект кысаларында юлларны ремонтлауга 480 млн сум бирелә
Быел «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама агломерациясендә юлларны ремонтлау дәвам итәчәк. Финанслауның гомуми суммасы 480 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Туган як» сайтында Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.
Шулай итеп, Вахитов проспекты буенча Соболеково урамыннан алып Химиклар проспектындагы боҗрага кадәр юл ремонтланачак. Озынлыгы 1,4 км. Моннан тыш, Вокзал урамында (Вокзал ур. — Корабельная урамы боҗрасыннан алып Вокзал урамы — Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр) 0,7 км озынлыктагы юлда капремонт үткәрү планлаштырыла.
Искәртик, узган ел Түбән Кама районында 4,6 км юл ремонтланган, юл челтәренең норматив торышы 74,5 процент дип бәяләнә.