Апас егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 16 мич ясаган
Апас егетләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 16 мич-буржуйка ясаган. Алар мичләрне гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырган. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
«Гуманитар ярдәм китәсен ишетүгә, мичләр ясарга булдык. Булдыра алган кадәр ярдәм итәсе килде. Һәр ясаган «буржуйка» күңелебезгә рәхәтлек бирде. Чөнки, ул эш изге максатларда башкарылды. Вакытны да исәпләмәдек, арганны да сизмәдек», - диләр егетләр.
Әлеге мич җыйнак һәм уңайлы. Өстенә таба, чәйнек куеп та була. Аяк һәм өс киемнәрен киптерү мөмкинлеге дә бар. Ул утын белән җылытыла. Арада зуррагын – ташлар куеп, мунча миче урынына да кулланырга мөмкин.
Егетләр мичләр белән генә чикләнмәгән. Хәрби тормыш өчен кирәкле товарлар җыелмасы да алып килгән.