Алабуга районында газ кертүне төгәлләү программасы белән 379 милекче файдаланган
Бүгенгә Алабуга районында газ кертүне төгәлләү программасыннан 379 милекче файдаланган. Шушы йорт хуҗаларының 205е, гомуми торбага тоташтырып, газны йортка керткән.
Мисал өчен, Мальцево авылыннан Гөлира Садриева элек кышын электр өчен бер айга 10 мең сум акча түләгән. Программа буенча газны аңа шушы арада гына тоташтырганнар. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.
Коммуналчылар алабугалыларны әлеге программага активрак керергә, газны кишәрлеккә җиткереп кенә калдырмаска, йортка кертергә чакыра. Өстәвенә, районда йортны газга тоташтыруга да субсидия бүлеп бирелә.
«Бу программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле, район халкы гомуми күләмдә 1 миллион 290 мең сум ярдәм алган. 2022 елда субсидия күләме 80 мең сум тәшкил итте, 2023 елда ул 100 мең сумга җитәр дип көтелә», − ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.
Газ кертүне төгәлләү (догазификация) программасында катнашу өчен, йорт та, җир кишәрлеге дә кадастр исәбенә куелган, ә йорт урнашкан торак пункты газ магистраленә тоташкан булырга тиеш. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә һәм үз адресыңны тикшерергә мөмкин.