Мордовиянең Азюрка авылында малайлар арасында Коръәнне яттан уку буенча конкурс булды
Мордовия Республикакасының Азюрка авылында «Җомга» Үзәк Җәмигъ мәчетендә малайлар арасында изге Коръәнне яттан уку буенча конкурс узды. Аны Мордовия Республикасында Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе вәкиллеге химаясында Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Конкурс ун номинациядә узды, анда 4 яшьтән 15 яшькә кадәрге йөзгә якын бала катнашты. Яшь катнашучыларга җирле имамнар катнашындагы жюри бәя бирде. Алар сүзләрнең дөрес әйтелешенә, дикциягә, сәнгатьлелеккә һәм укуга аерым игътибар итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасында мөфти урынбасары Рәшит хәзрәт Габдрәшитов барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Рәшит хәзрәт Мордовия Республикасында Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе вәкиле Илдар Баймашевка һәм әлеге конкурсны оештыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләү тантанасыннан соң бәйгедә катнашучылар пылау белән сыйланды.