Новосибирскида газ шартлау аркасында үлүчеләр саны 13кә җиткән
Новосибирскидагы биш катлы йортта газ шартлаганда һәлак булучылар саны 13кә кадәр арткан, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле, дип яза РИА Новости.
«Рәсми мәгълүматларга караганда, 22 кеше зыян күргән, 13е һәлак булган». Кичә иртән Линейная урамында көнкүреш газы шартлаганнан соң биш катлы йортның дүрт подъездының икесе өлешчә җимерелде. 30га якын фатир җимерелгән, диелә хәбәрдә.