Башкортстанда «Идегәй» дастаны турында лекция узды
8 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге клубы кысаларында чираттагы лекция узды. Чара Дастаннар елына багышланган эшләрнең дәвамы буларак, «Идегәй дастанда һәм тарихта « дигән темага үтте.⠀
Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының М. Усманов исемендәге Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең җитәкчесе Илнур Миргалиев үзенең чыгышында төрки халыкларда киң таралган дастан жанры турында сөйләде, «Идегәй» дастанының тарихи фактларга тәңгәл килгән һәм килмәгән урыннарына кагылып узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лекция клуб өчен яңа форматта оештырылды – лектор һәм бер өлеш тыңлаучылар чарага онлайн рәвештә кушылса, икенче өлеше түгәрәк өстәл артында җыелдылар, диелә хәбәрдә.