Свердловск өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килде
9 февральдә Свердловск өлкәсе сәнәгать һәм фән министры Сергей Пересторонин җитәкчелегендәге Свердловск өлкәсе делегациясе Татарстанга килде.
Делегацияне Казан аэропортында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм Татарстан Республикасы Даими вәкиле урынбасары Фавия Сафиуллина каршы алды. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Делегация составына, Свердловск өлкәсе сәнәгать һәм фән министрлыгы вәкилләреннән тыш, Урал якларындагы төрле завод, предприятиеләр, сәүдә-сатып алу компанияләре вәкилләре керде.
Делегация визиты программасында «КамАЗ» һәм «КОРИБ» оешмаларына сәфәр планлаштырыла.