Фәйзуллин Путинга яңа фатирларны җиһазлауны ипотекага кертергә тәкъдим итте
Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин Президент Владимир Путинга яңа йортлардан алган фатирларны җиһазлауны ипотекага кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
«Россия Банкы һәм хакимият органнарының, кешеләргә ярдәм итү һәм урман сәнәгате комплексын үстерү максатыннан, төзелә торган торакны сатып алганда ипотека акчалары хисабына Россиядә җитештергән мебель предметларын сатып алу буенча инициативасын хуплауны сорыйбыз», – диде министр урман сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.
Аның фикеренчә, мондый адым кулланучыга кредитның үзенә кертелү хисабына җиһаз бәясен киметергә ярдәм итәчәк һәм үзебезнең продукциягә өстәмә ихтыяҗ тудырачак.