Россия вәкилләре Мисырда Коръән укучылар бәйгесендә катнашты
Мисырда XXIX Халыкара Коръән укучылар бәйгесе узды. Бәйгене вакфлар эшләре буенча министрлык оештыра. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Вакфлар буенча министр Мөхәммәд Мөхтәр Гомаа хәбәр иткәнчә, быел мөселманнарның Изге китабына багышланган мөһим вакыйгада дөньяның 58 иленнән килгән 108 кеше катнашкан. Жюри составына Мисыр, Иордания, Палестина, Судан һәм Оман Солтанаты кебек җиде ил вәкилләре кергән.
Бәйге Изге китапның мәгънәсен дөрес укуга һәм аңлауга кагылышлы 5 номинациядә узды.
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте юлламасы буенча Коръән укучыларның халыкара бәйгесендә «Зәйд бин Сабит» (Саратов өлкәсе) Коръән үзәге укучысы Фәхриев Мөхәммәдикбал һәм Каранаев Гаджимурад (Дагыстан Республикасы) катнашты.
Коръән укучыларның XXIX Халыкара конкурсы Каһирәдә 2 февральдән 8 февральгә кадәр узды.