Миңнеханов: Әлмәт районында кече һәм урта бизнесны үстерүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк
Республика муниципалитетлары арасында Әлмәт һәм Әлмәт районы аерым статуска ия, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул район һәм шәһәр советлары утырышында әйтте. Утырыш 2022 ел йомгакларына һәм 2023 елга планнарына багышланды.
«Төбәктә иң зур муниципалитетларның берсе, анда 213 мең кеше яши һәм республиканың бөтен көньяк-көнчыгышын җәлеп итеп тору урыны», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Әлмәт районы республикада сәнәгать продукциясен җитештерүнең гомуми күләмендә зур өлеш алып тора, дип искәртте Татарстан Рәисе.
«Татарстан бүген 4,6 трлн сумлык сәнәгать продукциясе җитештерә, һәм монда, әлбәттә, Әлмәт районының роле бик зур», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Әлмәт районы узган ел 1,7 трлн сумлык продукция җитештергән - бу төяп җибәрелгән товарлар күләменең 37 процентын тәшкил итә.
Яхшы күрсәткечләргә карамастан, Татарстан Рәисе Әлмәткә «күтәрелергә» кирәк булган өлкәләрне атады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әлмәт районында кече һәм урта бизнесны үстерүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Әйтик, 2022 елда кече һәм урта бизнес субъектлары саны 17 процентка – 7,4 меңнән 6,1 меңгә кадәр кимегән.
«Монда «зур сәнәгать». Шуңа да карамастан, әлеге территориянең потенциалын һәм сатып алу сәләтен исәпкә алып, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен күбрәк мөмкинлекләр булдырырга кирәк, чөнки кече һәм урта бизнес – җитештерү генә түгел, ә хезмәт күрсәтү дә», – диде ул.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча республиканың башка районнары арасында Әлмәт районының 39нчы урында торуына игътибар юнәлтте Татарстан Рәисе.
«Сез көнгә 44 тонна сөт җитештерәсез. Азнакай районын алсак, анда 200 тоннага якын, Кукмара – 415 тонна. Туфракның сыйфат күрсәткечен алсак, ул сездә күпкә яхшырак», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Игенчелекне карасак, район җирләренең уңдырышлылыгын исәпкә алып, уңыш бүгенге күрсәткечләрдән күпкә югарырак булырга тиеш, дип өстәде ул. Шул ук вакытта Татарстан Рәисе яшелчә һәм җиләк үстерүче фермер хуҗалыкларын мактады.
Рөстәм Миңнеханов районның төзелеш өлкәсендәге эшен билгеләп үтте. Ул ТР Төзелеш министрлыгыннан күләмнәрне арттыру өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтүне сорады.
«Безнең ишегалды» программасы буенча Әлмәттә 255 йорт төзекләндерелгән. Барлыгы өч меңнән артык күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең программа кысаларында уңайлы ишегаллары булдырылган.
«Ишегалды – синең йортың диярлек, һәм яшәү тирәлеген үстерү бик мөһим: ишегаллары, җәмәгать киңлекләре», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе юллар төзелешен аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Әлмәт транспорт өчен уңайлы түгел – шәһәргә кадәр юллар уңайсыз, әмма Шәле-Баулы автомобиль юлы төзелеше Әлмәтнең транспорт мөмкинлеген һәм юл хәрәкәте иминлеген сизелерлек яхшыртачак, шулай ук логистика ягыннан шәһәрнең җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәчәк. «Хәзер безнең бурыч - Әлмәткә, аннары Баулыга кадәр юл төзү», – диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе искәрткәнчә, 2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык укытучыларына Татарстан һәм Россия киләчәгенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Район Советының бүгенге утырышы «Адымнар – Әлмәт» күптелле белем бирү комплексында уза - бу район җитәкчелегенең мәгарифне өстенлекле юнәлеш дип санавын күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең бурыч - балаларга мирас бирү түгел, ә яхшы белем бирү, үз-үзләрен тәэмин итәргә өйрәтү. Бу төп бурыч», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.