Питрәчнең Салкын Чишмә авылында хезмәт ветераны 101 яшьлеген билгеләп үтте
Питрәч районының Салкын Чишмә авылыннан Өмхәния Исмәгыйлева 101 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Ул Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне, уллыкка алган улы һәм аның хатыны белән яши. 1922 елның 10 февралендә Кибәк Иле авылында күп балалы гаиләдә туа. Пенсиягә чыкканчы Өмхәния апа Ленино-Кокушкино совхозында эшли. Бу хакта «Алга» хәбәр итә.
Аны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитов, Ленино-Кокушкино җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов, җирлек депутаты Азатерина Андронова, китапханә мөдире Тәслимә Сәйфуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Дарья Юматова, район ветераннар Советы Рәисе Элгиза Фәйзуллина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкиле Екатерина Сорокина килде. Барысы да аңа изге теләкләрен җиткерде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
«Барыбыздан да ихлас котлауларны кабул итегез. Иң мөһиме - авырмагыз, сәламәт булыгыз, янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгыз һәм яратучан кешеләрегез булсын», – дип билгеләп үтте Альберт Сабитов.